
"Урланган яшьлек"
Зөһрә Әмирханның кузгалып китүен генә көтте дә, өенә кермичә, аксаклый-аксаклый, үзе эшли торган балалар бакчасына китте. Каравылчыдан үз группасын ачтырып, эчкә кереп бикләнде. Ашыкмый ганы киемен эш күлмәгенә алыштырды. Көзгедәге үз гәүдәсенә күз салды, бар да урынында, салынып торган бер артык җире дә юк. Озын чәчен тузгырып җибәрде, коңгырт калын чәчләре, биленә кадәр җитеп, бөтен аркасын каплады. Көзгедәге күзләр никтер елмая төсле тоелды аңа. Җанда беренче тапкыр бушлык һәм тынычлык, курку да, борчылу да юк, ә колакта искиткеч матур көй. Минут саен шалтыратып борчый торган телефоны да, өй ачкычлары да, бернәрсәсе дә юк, һәм аңа бүген берни дә кирәкми. Ул балалар караватына йомарланып ятты да тынычлап йокыга талды.
80
0