"Урланган яшьлек"

"Урланган яшьлек"

Зөһрә, күзләрен ачып, түшәмгә текәлде. Хәзер нишләргә, ничек кайтырга? Теге адәм хаклы, кайтмый хәле юк, аның башка барыр җире юк. Эх, кешеләрнеке кебек әти-әнисе булсын иде...Зөһрәнең яңакларыннан юл ярып, күз яшьләре тәгәрәде. Тез капкачы бик яман сызласа да, ул бит түзем, алар авыртудан түгел, күрәсең, хәзерге тормышындагы чарасызлыктандыр. Кара кыйгач кашлар, борчулы күзләр тагын аның өстенә иелде. Өй хуҗасы җайлап кына аның сыдырылган терсәкләрен сөртеп алды, ул яралар да әчетеп куйды. Егет, Зөһрәнең ачык күзләренә карап, тагын тукталып калды. Аларның карашлары, очрашып, нидер сөйләшәләр кебек иде. Кеше ирләренә күтәрелеп карарга курыккан Зөһрә дә аннан күзләрен ала алмады, карашын яшермәде.

Тэглар:

50

0