14 нче көн Әдәбимарафон2024
"Бар да яхшы булыр" - серле сүзләр, Өмет бирә - өметсез җанга! Ышанабыз, бернигә карамый, Ышанмаучы бармы икән аңа? Күпме мәгънә сыйган бу сүзләргә! Ә ничек күңелне җылыта!!! "Бар да яхшы булыр" диеп әйтсәләр Кеше бар борчуын оныта!!! "Бар да яхшы булыр" дигән сүзне Ешрак кабатласын иреннәр!!! Шул чагында бар да яхшы булыр, Китек булмас бер дә күңелләр!!! Бар да яхшы булыр... Тик онытмыйк: Яхшы булыр Аллаһ теләсә!!! Шөкер итеп рәхмәт әйтә белик - Яхшы булыр шулчак киләчәк!!! Эльмира Минабутдинова
58
0