Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?

Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?

Аның тавышы юата да, тибрәтә дә иде. Дилә торып утырырга маташты, ыңгырашудан ары китә алмады. Ятагы астында салкын бетон, өстенә япкан әйберләр — шәһәр чүплегеннән сукбайлар табып алып кайткан сәләмәләр. Өстән тирләтте, астан аркасы өшеде. Серый аны култык астыннан күтәреп торгызып утыртты. Кулның берсе таккан таяк кебек асылынып төште, икенчесенә бармаклары белән бергә терсәктән үк гипс салынган. Хатын-кыз йомышы белән барасы булганда, нишләр соң ул бу куллар белән? Йә Аллам, әле дә аякны саклаган, алары исән. Дилә алга бөкләнде. Сынган кабырга сөяклә ре кадап чәнечтеләр, авыртуга чыдый алмый кычкырып җибәрде, аннан тынсыз калды. – Үләм, — дип пышылдады, — йөрәгемә кадала. Лап итеп артына ауды, каты итеп ыңгырашты.

Тэглар:

46

0