Зифа Кадырова - Бәхеткә юл кайдан?
...Улы тагын-тагын тузынды, әллә ниләр әйтеп бетер е. Шул минутта Дилә күп өметләр баглап үстергән улының элеккеге яраткан Рөстәм түгел - тиран Рөстәм булып барганын аңлады. Ул авыр көрсенде. Хәер, әтисез үскән таркау гаиләләрдән шундый башсызлар чыкканын белә иде ул, ә бит аның улы әтисез дә түгел... Диләнең башы авыртты, ул күп уйлады. Олылар белән бергә яшәгәндә генә Дилә канат астында булган икән шул. Кырыс, әмма гадел дә була белгән биатай барысын кулында тоткан. Дилә аларга барса, кайтып китәсе килми. Ник соң Рамис тә Рөстәм белән шулай уртак тел тапмый? Рамис үз баласы белән әтисе кебек итеп яши белми иде. Ул Диләгә кычкырган кебек аңа да кимсетүле сүзләр кычкыра, әтисе өйдә юкта улы да әнисенә шуны кабатлый. Дилә улының кыланышына «әтисе шундый булгач, баласы да шулай инде» дип карады. Улының кимсетүләрен дә иреннән кабул иткән кебек кабул итте, каты итеп каршы тора алмады. Бәланең зураеп барганын сизми дә калды. Улы еш кына полициягә дә эләккәләде, баштарак андый хәлләрне иреннән яшереп килде, акчалар бирә-бирә ябылудан алып калды. Көтмәгәндә Рамиснең әтисе чирли башлады. Бер ел алмаш-тилмәш аны карадылар. Балалар үзалларына, караучысыз калды. Дилә тизрәк эшен бетерде дә иске шәһәргә бианасына чапты, Рамис тә шунда кайтты. Ур так кайгы аларны берләштергәндәй булды. Кычкырыш - талаш онытылып торды, чирле кеше янында кычкырып сөйләшмәскә, аны борчымаска тырыштылар. Тик саклап ала алмадылар, авырып киткәненә бер ел дигәндә биатай үлеп китте. Шундый кешене югалту барысын да ятим калдыргандай булды. Бигрәк тә Дилә яклаучысыз калды. Әтисенең кырыгын үткәргәнче дип Рамис әнисе янында торып калды. Дилә улының танымаслык булып үзгәргәнен бик соңлап аңлады.
45
0