Рифә Рахман "Татар кызы"
Бәбкә саклаучы малай кай арада өенә кайтып киткән. Әниләре үзен орышмаса гына ярар иде. Ул менә балаларын авыр сүз әйтеп үстермәде. Артыгын иркәләмәде дә, үзләренә сиздереп кочып-үбеп яратмады да. Алай эшләгәнен күргәннәрнең әдәпсез дип санауларыннан курыкты. Аларны йокларга яткырганда, бисмилла әйтеп, башларыннан сыпырыр, уятканда да, сак кына битләренә кагылыр иде. Аның каравы чирәмлектә уйнап йөргәннәрендә наратлар янындагы утыргычтан күзен ала алмыйча күзәтте, күңеленә якын сыйфатларын эзләде.
Сылтамалар:
59
0