Рифә Рахман "Татар кызы"

Рифә Рахман "Татар кызы"

Йөрәге еш сыкраса да, кан басымы күтәрелгәләсә дә, дөньяда кешегә яхшыдан башканы эшләмәгән Әхмәтгалимнең авыр чирләргә дучар булмасына бик нык ышанган иде Зәмниха. Фалиж зәхмәтеннән ахырынача арына алмаган ирен хәтта шул кыяфәттә дә һаман да яшәтәсе килә иде аның. Алтмыш өчендә генә бит әле, дип, терелтә алмавына борчыла, чарасызлыгыннан үз үзен кая куярга белми иде ул. Эчергән дарулары, кайнаткан үлән сулары да ярдәм итмәде бәгырь кисәгенә. Районнан табибларның әле берсен, әле икенчесен алып кайттылар, алары, терелүенә өмет юк, дип, шунда ук китеп тә барды.

Тэглар:

82

0