
Бәгырь авазы
Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә – Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?! Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә– Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?! Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә – Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?! Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә– Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?! Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә – Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?! Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә – Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?! Учарланып, юашланган учакларның Чал көлендә, бөгәрләнеп, калырбызмы? Ут хәтере гөлтләп сүнсә, су хәтере кала – С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы? Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп, Киләчәккә гидай булып барырбызмы?! Барыбермы сезгә? Безгә барыбермы?!
89
0