Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

12 нче көн. Синдә минем хакым бар Авылда берәрсенә: " Давыл вакыт-вакыт җырлый да, елый да" - дип сөйлә әле син, валлаhи, шыттырма, диячәкләр.Мораса бер генә Миңлекамал белән таныш иде: каты куллы, усал, гаярь... Ә бит, тора-бара, аны шул килеш яраттылар, чөнки ул гадел һәм дөрес иде. Хайваннар телен аңлый иде. Давыл дәваласа, мал-туар могҗиза белән иртәгәсе көнне үк терелә иде. Ә инде аның мәзәк гадәтләре! Ул, егылса, йә яулыгының , йә күлмәк очын ертып: Бакага күлмәк, Миңа исәнлек, - дип, чүпрәк кисәген шул урынга казып күмә иде. Хафиз Давыл белән беркайчан да авыз чайкамады. Әнисе: "Апаеңның ире-мазары булды микән?" - дип төпченгәндә дә "белмим" дип алдашты. Белә иде, билгеле. Ул үсеп, буй тартканда, Миңлекамалның сер сандыгы бушап, төбе ялтыраган иде инде.

Тэглар:

70

0