Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

11 нче көн. Синдә минем хакым бар "Чит муен читкә каера" дигәннәр иде, каермады. Давыл бөтенләйгә Морасада төпләнде. Аның йорт тергезүен тар күңеллеләр күпсенде. Кеше төсле кыланмый, янәсе. Ялгыз башына хан сарае тергезә, янәсе. "Килмешәк" хатын өен ике катлы иттереп, таштан өйдерде. Соңра, төнлә болында атлар саклаганда, четер-четер янган учак кырыенда Давыл аңа: - Мин аркылыга-буйга гизгән илләрдә гел таш иде. Таш чыдам, таш - мәңгелек, - диде. - Агач бурага кызыкма, ул чери, ул-ым, - диде. Апакай нинди илләр гизгән - монысы бала Хафизга караңгы иде. Кайтарып сорамады, ул әле яшь иде.Сәләхетдин абзый гына адым саен Давылны тинтерәтте: - Миңлекамал, син кайсы мәмләкәт кешесе? - Миңлекамал, синең балаларың ничәү? - Миңлекамал, ирең исәнме? Давыл ник шуның бер соравын колагына элсен! Аның шәхси тормышы бикле сандык иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Синдәминемхакымбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

61

0