Әдәби марафон 2024

Әдәби марафон 2024

📚 XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫11нче көн Җырланмаган әле безнең җыр Хуш исләрен гөлләр сипкәндә, Тәрәзәмне җилләр чирткәндә, Карамадың нигә әйләнеп Яннарымнан үтеп киткәндә? Җылы язлар тик башланды гына, Әле генә яшел киде кыр. Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән, Җырланмаган әле безнең җыр. Сине генә, бәхет йолдызым, Хыялымда назлап йөртәм мин; Аерылышу төне килмәсен, Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин. Җылы язлар тик башланды гына, Әле генә яшел киде кыр; Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән, Җырланмаган әле безнең җыр. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты, #Таттелеком

82

0