Әдәби марафон 2024
📚 XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫12нче көн Таныш урамнар Якын миңа таныш урамнарың Сафландыра азан тавышы. Яшьлегемне эзләп килдем, ахры... Син сиздердең гомер агышларын. Сагышланып кабат урадым мин Эзем калган яшел сукмакны. Бер мизгелгә генә өр-яңадан Кайтарасы иде шул яшь чакны! Кайтарасы иде, шау-гөр килеп, Үтеп киткән матур яшьлекне. Күңелемдә мәңге саклармын мин Синдә туган тәүге бер хисне. #НаиләГаффарова#НурлыХәятем #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
93
0