
14нче көн. Нури Арсланов. Йөрәгемә
Йөрәгемә Әй, йөрәк, бер җилләнеп кал, Агармагае чәчләр: Картларга карап гыйбрәт ал, Яшьләргә карап яшәр! Җылыт син җылың барында, Ал канат асларыңа, Эрет бозын да, карын да Һәм күңел ташларын да. Мин хәятта кунак диеп, Утырма түрдә генә. Язмыш алдында баш иеп, Сөмәя күрмә генә. Читлектәге арысландай Атылсаң - бәрелсәң дә, Дошман белән алышканда Төшсәң дә авыр хәлгә, Сынмаган, сыгылмагансың Көрәшләр, яулар кичеп; Инде нигә моңланасың Болай сагышка төшеп? Ташла, йөрәк, җилкенеп кал, Эрет күңел карларын!... Узган гомереңнән гыйбрәт ал, Үксез итмә калганын.
89
0