12нче көн. Нури Арсланов. Балаларга карап.
Балаларга карап Балалар сикерешә - уйный, Бәхетле кешеләр дә соң! Уйный, чыр - чулардан туймый... Ә миңа нишләргә соң? Онытылыйммы шушы хәлдә Үземне сабый санап? Сокланам да, көнләшәм дә Шул шаяннарга карап. Булалмыйм алар шикелле, Бик теләсәм дә гәрчә: Үзгәреп булмый бит инде Никадәр сикерсәң дә... Язмыштан риза түгел Дип уйламагыз тагын, Әле һаман да көр күңел! Сагына тик балачагын. Бар иде шушы шуклардай Шаулап уйнаган чаклар, Тылсымлы хыялларга бай Уйлар уйлаган чаклар. Күтәрелеп, күккә җитеп, Йолдызлар тотканым бар. Бер оттырсам, җәһәт итеп, Биш тапкыр отканым бар! Ике яудан исән калдым, Шул отыш түгелмени?! Хәят ширбәтенә кандым Ә җам һаман түгелми. Төрлесе булды...Язмыштан Өлешсез калганым юк. Яратам шул язны кыштан, - Яшәп туялганым юк.
84
0