11нче көн. Нури Арсланов. Аяз иртә.
Аяз иртә Тәрәз төбендәге агачлардан Үтеп, кояш төшкән пәрдәмә; Яфракларны нәкыш итеп салган Пәрдәмдәге алтын шәүләгә. Ак болытлар оҗмах кошы төсле Каурыйлары яшел, сарыдан... Шатлык белән тулган җирнең өсте, Җанга хәят рухы сарылган! Салмак кына оча иртәнге җил Шаян бизәк уйный пәрдәмдә. Бу чагында миндәй шат миикән ил, Бик бәхетле микән һәр бәндә!?
83
0