Нәфисә Мирзаханова "Бала кадере"

Нәфисә Мирзаханова "Бала кадере"

14нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әниләргә бала - бәгырь ите, Күз карасы, йөрәк пәрасы; Бәхет - шатлыгы да...кайчагында, Җанын ярып чыккан ярасы. Җил яңгырдан саклап үстерә ул, Тәүфыйкъ тели гомер буена. Фәрештәләр саклап йөртсен диеп, Озата зур тормыш юлына. Сабыеның уңышларын күреп Чын күңелдән тик ул сөенә. Абынганын күрсә, әни генә Баласыннан ныграк көенә. Һәрбер әни тели баласына Бәхетле һәм рәхәт киләчәк. Кирәк икән, бары әни генә Гомерен дә өзеп бирәчәк. Дөньяларга туган һәрбер бала Булсын иде бик тә кадерле. Ятимлекләр, төрле авырлыклар Өзмәсеннәр иде бәгырьне. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәфисәМирзаханова #Балакадере #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

79

0