Ринат Мөхәммәдиев "Ак кыялар турында хыял"

Ринат Мөхәммәдиев "Ак кыялар турында хыял"

Юк,явыз түгел кешеләр.Алар аны тоткын иткән ятмәдән чыгардылар.Сукмый- какмый үзләренең өйләренә алып кайттылар да ерак юлга озаттылар..Явыз түгел кешеләр .Аны ашатты,эчертте,җылы урында тотты,рәнҗетмәде,үз итте,кәдерләде.Ничек итеп кешеләр турында начар уйлый аласың ул?! Әнкәсенең кешеләргә булган үпкә cерен күпме генә ачыкларга тырышмасын,Микәй аңлый алмады.Үзенең. ак кыялар иленнән еракта берьялгызы көн күрүенә кешеләр сәбәпче дигән уйны мөгез очларына да китереп карамады. Ак кыялар илендә калган әнкәсе һәм туганнары хәзер кайда икән?..Бәхет вәгъдә иткән ерак кыяларга барып җитә алдылар микән?...

Тэглар:

81

0