
Газинур Морат "Тылсымлы тел"
12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Тылсымлы тел* Кайчан җәйләр җитәр инде, Авылга кайтыр идем. Анда, анда бер ялгызы Әбием яши минем. Мине бик-бик ярата ул, Чынлап менә, алдамыйм. Ләкин нишлим: әбекәйнең Ни әйткәнен аңламыйм. Тик шулай да аңлашабыз Бүтән - тылсымлы телдә! Авылда әбкәң булсын да, Шул телне, имеш, белмә. Әбекәеңә ияреп, Чишмәгә суга төш тә, Ничек белмәскә шул телне – Чишмә- су да, көмеш тә. Әбкәең белән болында Шифалы үлән җый да, Ничек белмәскә шул телне- Үлән -дару да, сый да. Әбкәйнең мәтрүшкәләре Чоланда - көлтә-көлтә... Кайчан җәйләр җитәр? Мине Тылсымлы әбкәм көтә, Тылсымлы телем көтә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГазинурМорат #ТизрәкҮсәсемКилә #ТылсымлыТел #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
91
0