Хәсән Сарьян  "Бер ананың биш улы"

Хәсән Сарьян "Бер ананың биш улы"

11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Бер ананың биш улы* Беренче майның ямь тулы якты иртәсе иде. Диләра әле тормаган. Әби инде кухняда- мич ягып йөри. Тиздән Гөлсем апа килеп җитәчәк. Инде атна буе кайнашалар, ә бүген - туй көне!. Мин Әми тавы өстеннән чәчрәп чыккан кояшка күзем чагыла-чагыла, иртәнге зарядка ясарга керештем. Ләкин гадәттәгечә онытылып, күңел салып ясый алмыйм; күңелем гел әллә кайда. Бүген безнең туй көне!.. Бүген сәгать икедә туйга әниләр дә килеп төшәчәк. Әни белән тагы кем килер икән дип уйлыйм. Раббани абыймы? Әдрәнме? Телеграммага исемләп язмаганнар, «Безне каршыла» дип кенә куйганнар... Юк, Әдрән килә алмас. Районда бер тракторчыны чәчү өстендә Казан тикле Казанга кем туйга җибәрсен!.. Сорамаячак та. Килсә, Раббани абый килер. Иң зурыбыз — ул. Минем яктан ул утырыр инде башкода булып... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХәсәнСарьян #БерАнаныңБишУлы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

91

0