Раил Гатауллин «Иң зур сер»
12 нче көн. Шигырьләр. 93 нче бит. «Нәзек билгә гашыйк булмый кеше, Гашыйк булмый кара күзләргә. Гашыйк була тавыш, карашыңа, Алма кебек алсу йөзләргә. Гашыйк булмый кеше аякларга, Гашыйк булмый чәчнең төсенә. Гашыйк була атлар адымыңа, Синең миңгә - ирен өстендә. Гашыйк була синең сипкелләргә, Итәктәге матур сырларга. Бит очына төшкән керфегеңә - Аннан сала гыйшкын җырларга. Кайчак еллар, кайчак мизгел кирәк Эретергә йөрәк салкынын. Гашыйк итә кеше үзе түгел, Ә җанының якты ялкыны.»
87
0