
Раил Гатауллин «Иң зур сер»
11 нче көн. Шигырьләр. 88 нче бит. «Теләк кирәк. Язлар җиткәч, Көннәр җылы булыр кебек. Күк йөзендә Кояш балкып торыр кебек. Сандугачлар Сайрар кебек талга кунып. Карлыгачлар Очып йөрер, таңнан торып. Ямь-яшелдән Киенерләр бар агачлар. Шау чәчәккә Күмелерләр алмагачлар. Ныгытып көтсәң, Барысы да шулай булыр. Кояш балкыр, Күңелебез нурга тулыр. Моның өчен Бары ныклы теләк кирәк. Теләк чынга Ашмый калу була сирәк.»
86
0