
Раил Гатауллин «Иң зур сер»
10 нчы көн. Раил Гатауллин. Иң зур сер. Шигырьләр. 56 нчы бит. «Кояшны күрәм кебек... Яраларны ямый-ямый Терелеп киләм кебек. Тормышымның офыгында Якты ут күрәм кебек. Тормышымда ни кирәген Ниһаять, беләм кебек. Яшьләрем агудан туктый - Ниһаять, көләм кебек. Канатлар үсеп чыкканын Аз гына сизәм кебек. Куркытмый кебек диңгезләр - Көчем бар - йөзәм кебек. Үпкәм тутырып сулыймын - Сүзләрем сөрән кебек. Киләчәгем якты булыр - Кояшны күрәм кебек.»
85
0