
14 нче көн Күкчәчәк
Әлеге хәлләрдән соң Мирсәлим көчсезлегеннән үкереп елагандыр, мөгаен. Күкчәчәк аны изелгән-сытылган кыяфәттә күз алдына китерде. Баш иелгән, җилкәләр салынган. Канатлары каерылган бөркет сыман, җирдән сөйрәлеп бара ир… Интегә-кысыла йөрәк түрендә яшәгән кешесен бу сурәттә күрүләре олы әрнүгә әвереләчәк иде. Әмма хатын Мирсәлимне бәяләп бетермәгән икән. Туфрагыннан коймак пешерерлек басу-кырларны җиңел генә учына йомарлаган «яңа бай»: «Уңышның чыгышы начар», — дип, халыкка яртышар гына капчык бодай таратты. Менә шул көннәрдә гомер капкага орынмаган Мирсәлим аларга керде. Күкчәчәк өйалдында гөлләргә су сибә иде, сулышын эченә кысып, ишегалдында сөйләшкән ирләрне тыңлады. — Синең азынуың чик-чамасыз икән, Лотфый, — диде рәис. Тавышы мескен түгел, таза-көр иде. — Башта алдап-йолдап хуҗалыкның бөтен милкен үз исемеңә күчердең. Аннары, ялган вәгъдәләр яудырып, пай җирләрен җыештырып алдың. Лотфулла беркайчан да ахырга кадәр кешенең сүзен тыңламый иде: — Булдыклылар заманы хәзер, бүректәш. Бура-Киртә кырлары ялт иткән. Чәчәм, урам, сөрәм. Ник тагы чырай сытасыз инде? — Җирнең чын хуҗасы — халык, Лотфый. — Кит аннан! Менәтерәк яңалык! — Лотфулла болытларга карап өргән ялкау эт төсле һауылдап көлде. — Пай дигән әкияти нәрсә уйлап чыгардыгыз бит сез, башсызлар! Шуны кәкре-бөкре карчыкка да, аксак-туксак картка да өләштегез. Имана җирләре белән бер үзәгенә үткәннәр бит инде атабабаның. Ник аны «пай» дигән кушамат чәпәп кабат яңарталар?! Кәҗәсен җигеп сөрсенме ул җирен әби-чәби?! Орлыгын итәгенә салып чәчсенме?! Берсен дә өндәмәдем-үгетләмәдем, үзләре кишәрлекләреннән баш тартты. — Кешеләрне син ялганлап ышандырдың, Лотфый! Әле икмәк амбардан кузгалмаган, әйдә, гадел генә халык белән исә.
86
0