"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

14 нче көн Күзенә ул-бу күренмичә йөргән көннәрнең берсендә өй салышкан чепи күзле чуаш агае, егетне туктатып: — Бу аулда синга тупрак ут өрәдер, тупрак ялкыныннан нигезең өтеләдер, китеп читтә сал, шәт, унгарсын, — диде. Рәхимҗан чуаштан көлде. — Ырым-шырымнарыңны әпиеңә кушып аша, абзыкай, миңа атай өчен үчегәләр, ул бит заманында блач иде, Кыязлыны камчы белән сыйлый иде, — диде. — Элеккеге фил-түрәләргә кырмыскалар тибә хәзер, аздылар мыжгаклар. Абзый авызындагы челемен теле белән ирен читенә этәрде. — Җок, — диде, — түрә авыл саен бар, берсенә дә кызыл әтәч җиппәрмиләр, синганын бетендә гаебе.

Тэглар:

67

0