13 нче көн
13 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #58әдәбиТөркем Тупырдап торган ир бала тапты Люция. Руслан дип исем кушам дигән кызына бу юлы Гайшәбикә каты торды. «Сәвиткә ияреп, сиңа Люция кушканым да җиткән, Руслан түгел, Рушан булсын. Бик мәгънәле, бик матур исем бит», – дигәч, кызы каршы килмәде, бала туып, атна-ун көн үтүгә, мең төрле сәбәп табып, шәһәренә китеп тә барды. «Әлегә Рушанны калдырам, аннан күз күрер. Син хәзер пенсиядә, эшең юк, бер баланы гына карарсың, миңа тормышымны җайларга кирәк», – Люциясе әнисенең дә, баласының да алдагы көнен әнә шулай җайлы гына хәл итте дә куйды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәБатталова #СаваплыСабак #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
103
0