14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров "Сагышлы таң"
Кышкы таңда сагыш басты әле, Хисләр җанга тулган чагыммы?! Җитмеш тула тиздән, мин инәйне Җиде яшьтәгедәй сагындым... Тал бишектә яткан игезәккә Кабатланмас исем тапкан ул. Игез сабый – Таһир-Зөһрәне Бишек җыры көйләп баккан ул. Без нигәдер инәй диеп үстек, Газиз иде безгә шушы сүз. Инәй кочагына сыенганда Иң бәхетле бала идек без! Сине «моңлы җырчы» диләр иде, Үсә төшкәч моны аңладык. Сызылып аткан җәйге гүзәл таңда «Галиябану» җырын тыңладык. Ә кышкы таң сагыш алып килде, Нигез эргәсенә сарылдык... Җитмеш тула тиздән, инәй, сине Җиде яшьтәгедәй сагындык!.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров # Сагышлытаң #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
94
0