
12 нче көн Гөлүсә Шаһбан шигырьләре
Күңелеңне кайчак сагыш басса, Оныткандыр мине, дисеңме? Җаннарыңа тыныч булсын дисәң, Кабатла син минем исемне. Сагышларга чара табалмасаң, Җилләр булып үзем исимме? Җилләр миңа дәва түгел дисәң, Кабатла тик минем исемне. Караңгылык басса тормышыңны, Нурлар булып үзем бизимме?! Ярдәм итмәс инде дисәң әгәр, Кабатла тик минем исемне. Авыр чакта мине искә ал син, Онытмаган булсаң төсемне. Сагынуларым бераз үтсен дисәң, Кабатла син минем исемне. Әгәр инде берни ярдәм итми, Бик күрәсең килсә үземне, Газапларым очен гафу ит тә Кабатла тик минем исемне! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылар
Сылтамалар:
109
0