11 нче көн. Гөлүсә Шаһбан "Иңнәреңә башым салыйм әле"
Иңнәреңә башым салыйм әле, Иркәләче мине озаклап. Сагына-сагына сине каршы алам, Сагына-сагына сине озатам. Миңа синнән берни кирәк түгел – Чәчләремнән сыйпап хәлем белсәң. Миңа синнән берни кирәк түгел – Син генә өзелеп сөям, дисәң. Миңа синнән бер ни кирәк түгел – Җырыңда тибрәтеп йоклатсаң. Миңа синнән берни кирәк түгел – Кочагыңа алып юатсaң. Миңа синнән берни кирәк түгел – Тирән хисләремне аңласаң. Миңа синнән берни кирәк түгел – Сагыну-сагышларга салмасаң. Миңа синнән берни кирәк түгел – Үсәр өчен булсаң гөлбакчам. Миңа синнән берни кирәк түгел – Таянычым әгәр син булсаң.
Сылтамалар:
61
0