Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә".
14 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Була инде тормышта... Әле анысы, әле монысы.- Ул Шәүрәнең җыйнак, йомры гәүдәсен култык астына сыендырып, колагына пышылдады: - Мин сине бик сагынам, гел яныңда буласым килә. Беләсеңме, безнең ише гашыйклар нигә берсен-берсе шулкадәр өзелеп сагыналар икән? Шәүрә сүзсез генә башын селекте, аның хуш исле чәче, рәхәтләндереп, Гайнанның тамак астын кытыклады. - Университетта профессор грек легендасын сөйләде: бер-берсен сөючеләрнең җаннары башта пар-пар булып бергә яратылалар икән. Соңыннан аерылашалар да берсен-берсе эзләп, табыша алмаенча төрле газаплар, фаҗигаләр кичерәләр. Шул сәбәпле кавышканчы бик газаплы була икән мәхәббәт! Шәүрә сүзсез генә егетнең кулын кысты. Кайчаннан бирле сагынып, күз яшьләре белән көтеп алган бу озынкай нәкъ Шәүрә кичергәннәрне, нәкъ хыялында ишетергә теләгәнчә итеп сөйли, хәзер авыз ачып сүз әйтсәң, бу мизгелнең шушы тиңсез рәхәте бүленеп калыр да яңадан кабатланмыйча мәңгегә харап булыр шикелле тоела иде. Алар шулай бер-берсенең тән җылысын тоеп, йөрәк тибешен сизеп беравык сүзсез утырдылар. Хәзер аларга бөтен тирә-як ниндидер серле, хыялый, матур булып күренә иде. Ык болыныннан яшел үлән исе, чәчәкләр исе килә, башкорт ягының тау битләре алсу-зәңгәр нур белән өртелгән... 270 нче бит
77
0