#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер-янган күмер" унберенче көн

#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер-янган күмер" унберенче көн

Әдәбимарафон 11нче көн Эш вакытында гәп сугып утырулар, шахмат уйнаулар да туктатыла! дип сөйләде Ринат Әсгатович һәм без барыбыз да күңелдән елмаеп куйдык. Ул, үзе болай яхшы күңелле, гади мөнәсәбәтле кеше, хәзер исә бөтен көчен куеп, үзен бик жит ди, таләпчән тотарга тырыша, түгәрәк йөзе тәмам алсуланган, сүзләрен теш арасыннан чыгарып, сәер сөйләшә, читтән карап торганда болар барысы да аңа бер дә килешми, гайре табигый, хәтта көлке чыга иде. Тик, алдан ук әйтеп куйыйм, Ринатның мондый фуфырлыгы күп булса ике-өч көнгә генә барды. Тиз арада ул тагын гади мөнәсәбәтле, кирәк чагында синең хәленә керә торган, кирәк икән сиңа кычкырып, ярыйсы гына сүгенә ала торган гади бер кешегә әйләнде. Әмма эшкә намуслы карауны, тиешле тәртип саклауны һәрвакыт та таләп итте. 170 нче бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Тателеком #китап # татар теле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

54

0