#Әдәбимарафон 12 нче көн Роберт Миңнуллин "И, Әнкәем – сыңар канат "
И Әнкәем – сыңар канат… Сабыр канат – бәгырьләрем Телгәләнә сиңа карап! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Җил иссә дә каерылыр, Җил иссә дә сынар канат! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Кирәк булса, безне яклап Алышка да чыгар канат! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Безне яклап, безне саклап Беткәндер ул канат…канап! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Безнең хакка барсына да, Барсына да чыдар канат! Сыңар канат… И Әнкәем – сыңар канат… Сыңар канат асларында Үсәр идем кабат-кабат! Сыңар канат…2003ел, 237 нче бит #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
40
0