Фәнис Яруллин " Син хаклы.. "
Син хаклы Син нәрсә генә дисәң дә, Бәхәсләшмим, син хаклы; Минем яклаучыларым юк, Ә яшьлек синең яклы. Мәйданга чыгып җиңсәм дә, Узсам да җитез атны. «Син җиңелдең!» - дисең икән, Син булачаксың хаклы. Хәтта күрәләтә торып Кара дисәң дә акны - Син хаклы, чөнки яшьлегең Әлегә синең яклы. Синең яшьлек - синең көчең, Булсын гел синең яклы. Шул яклаучың ташламаса, Булырсың һәрчак хаклы. 2002.
48
0