Җан тынар

Җан тынар

Җан тынар Караңгы, болытлы төнемдә, Ялтырап, яктырып күгемдә, Ат, яшен! Ләйсәнгә чылан син, керфегем, Мөлдерәт җәүһәрдәй бөртегең, Шат яшем. Һәм уйнак шул яшен аркылы Күренсен хыялым ялкыны – Якты нар1. Нурында бер генә суласам, Бәхеттән бер генә еласам – Җан тынар.

Тэглар:

72

0