Динә Латыйпова "Бөкре мәхәббәте"
13 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Динә Латыйпова "Бөкре мәхәббәте" "Авыл урамыннан коляска этеп, бер кыз бара. Өстендәге жилетының чукларын җил уйната. Матур, төз, чуклар астында нәрсә яшеренгән? Аркасындагы биштәре. Шул биштәрдә — саф сөю, тугры ант. Коляскада кем? Ак күлмәкле егетне әйтүем! Айрат. Айрат бу. Басмадан керүче халык юл ачты. Коляска белән керергә иркен булсын. — Әйдә, Айрат, бас. Тотын, таян миңа. — Булмый. — Хәзер. Кыз коляскада утырган егетнең кулларыннан алды да тартып бастырды. Аннары кинәт кул очыннан тотып борылды да егетне аркасына алды. Басмадан бер пар чыга. Кызның җилкәсенә кулларын салган егет! Эх, атлый гына алмый шул." 301 нче бит ( тәмам) #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Бөкремәхәббәте #ДинәЛатыйпова #повесть #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
33
0