
Рәфкать Кәрами Өзелгән чәчәк
Төн. Зур тәрәзәнең ак пәрдәсен бер якка этәреп куйдым да урамга карадым, Баганаларда тонык кына утлар яна, тротуардан жәяүлеләр атлый, олы юлдан каядыр ашыгучы машиналар чабып үтә.Өй каршындагы агачлар җил югыннан файдаланып, черем итеп алмакчы. Бер-бер артлы тезелешеп киткән биек таш йортларны да тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнә. Көнозын аяк өстендә йөреп арган кешеләр туачак көнгә көч җыю, хәл алу өчен таты йокыга талалар.
Сылтамалар:
94
0