Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Шуңа күрә соңгы унбиш-егерме елда ул җәмәгать эшләреннән бөтенләй читләште. Эше дә умарталыкта. Берьялгызы кортлар белән мәш килә. Эч серләрен аларга гына сөйли, уйлары белән уртаклаша. Ул еш кына яшь чакларын, шахтада эшләвен, шушы авыл егетләре белән танышуын һәм, бервакыт, аларга ияреп кунакка кайткач, йортка кереп калуын исенә төшерде. Ә үзенең туган җире бик еракта шул. Туган җир, туган авыл… Тик шулай да аны ят иткән бу авыл аның балалары өчен дөньяда иң якын, иң газиз җир бит. Менә шуны һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде ул. Хәер, бу ягына ул да төшенә, чамалый. Ләкин, бөтенесенә үч итеп, балаларын укытасы, үзе әйтмешли, кеше итәсе килә. Ул аларның, тирес корты кебек, монда казынуларын, әнә шул Шәях- мәтовларга бил бөгүен теләми. Үзе бөккәне дә җитәрлек. Барыбер кадерен белмәделәр. Әмма ул тормыш дилбегәсенең үз кулыннан ычкынганын да танырга мәҗбүр, теләсә-теләмәсә дә аңа улы Гариф җаена торырга кирәк булачак, Монысын, бу хакыйкатьне дә йокы- лы-уяулы килеш яткан Гайнетдин абзый, ерактагы аваз кебек булса да, аермачык ишетә һәм бөтен барлыгы белән тоя иде. 1968

Тэглар:

110

0