Койрыклар

Койрыклар

13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Койрыклар Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган. Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, койрык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар. — Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ямь-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,— дигәннәр.— Юаш хайваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында өләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,— дигәннәр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АбдуллаАлиш #Койрыклар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

53

0