Төп нигез
13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Төп нигез Күңел инде күптән туган якта, Әти күптән мунча яккандыр. Кайнар тәмле ризык хәстәрлим дип, Әнкәй мичкә бәлеш тыккандыр. Шундый чакта, юк-бар сәбәп табып, Күрше-күлән өйгә керәдер. Актырнак та юксынудан туйган, Бары сөенечтән өрәдер. Буранда да, яңгыр койганда да Шатлык белән үтсен көнегез. Әти-әни, капка төпләрендә Пар аккоштай безне көтегез! Сагынулар хәттин ашкан чакта Килә икән бик тә авырга. Безне беркем тыеп тора алмый, Җыен әйдә, киттек авылга! Мунча инде күптән өлгергәндер, Мөлдерәмә күңел яшьләнсен! Кайтып егылыр йортың имин торсын, Төп нигезле авыл яшәсен! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #ТөпНигез #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар
34
0