Торналар

Торналар

11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кишер түтәлләре шәрә калган, Базда күптән шалкан, тормалар... Баш очымнан, тигез почмак ясап, Очып бара, әнә, торналар. Кай тарафка юллар сабалардыр, "Җылы як" дигәч тә, кем белсен?! Берәү, икәү... җиде, сигез... унбиш... - Санап өлгермәдем күбесен. Әллә нигә моңсу булып китте, - Саный барган саен яшь чыга... Язлар җиткәч, кабат туган якка Исән кайтыр микән барысы да?! "Туган як" дим... Бәлки торналарның Бу түгелдер туган яклары? Кайталардыр оя корыр өчен Һәм ишәер өчен ни бары... Кайталар да... Көзен барыбер китә. Каян килә икән бу гадәт? - Безнең дөнья куып йөрүләргә Әллә шушы микән төп сәбәп?! Без - кешеләр, әзер ояларда Канат ярып үскән булабыз... Тик нигәдер, канат ныгып җиткәч, Читкә китеп оя корабыз. Кайтып күрергә дә җай тапмыйча, Үтә гомер аннан гел читтә... Очар кошлар бездән акыллырак, - Елга бер кайта да бер китә... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Торналар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

29

0