
РобертМиңнуллин "Әнкәйне сайлап алмыйлар"
Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, —Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла! Әнкәй ул гади булалмый, —Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер —Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар —Бердәнбер генә бит ул!
61
0