11 нче көн.#РобертМиңнуллин #Күпме шигырь яздым
Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым, Сиңа атап җырлар чыгардым. Сиңа багышланган җырлар белән Мин халкымның җанын сугардым. Сиңа багышланган җырларымны Бөтен татар халкы тыңлады. Тыңлады да татар, җырлады да… Юк аларның әл дә тынганы. Минем җырларымны җылый-җылый Җырладылар бөек җырчылар. Алар әйтә иде: «Әнкәеңә Син тагын бер яңа җыр чыгар!»
39
0