Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә"

Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә"

12 нче көн. # дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әмма Минһаҗ, тавышланмаска ишарә итеп, егетне куе юкәлеккә алып керде. Юкәгә эленгән сыерчык оясыннан зәгыйфь кенә бала кошлар чәрелдәгәнп ишетелә, сыерчык шуңа дулкынлана, нишләрен белмичә, ояның әле өстенә сикереп менә, әле тишеккә муенын сузып карый, шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй, як-ягына каранып, "кыр-кыр" дип тавыш бирә иде. Минһаҗ, агач төбенә чүгәләп, Гайнанга: - Яшь ана бу, беренче баласы! Шуңа бик куана! - диде. Сыерчык оя алдында шулай бөтерелде дә, нидер исенә төшкәндәй, аланнан җәһәт кенә ниндидер чәчәк өзеп, аны оясына кертеп чыкты. Шуннан соң күңеле тынычланып, канатларын җилпи- җилпи, яңадан сайрарга тотынды. Минһаҗ абзыйның күзләре дымланды, ул читкә карап борынын тарткалады. Башын селкеп: - Искитмәле! Менә шуннан соң әйт инде син, комсомол иптәш, кемдә көчлерәк әнилек тойгысы - кешедәме, әллә менә бу кошчыктамы? Менә мин үз гомеремдә Сөембикә әбиеңә ничә генә тапкыр чәчәк алып кайттым микән!? #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

40

0