
Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами
Төн салкын иде. Ой кыекларында боз булып каткан тамчылар сөлге чуклары кебек тезелеп асылынганнар. Күк йөзе чалт аяз. Йолдызлар кечкенә электр лампаларыдай җемелдиләр. Ай шундый якты, бераз аңа туры карап, читкә борылсаң, күз алдында төрле төстәге нурлар уйный. Иртәгә көн нинди булыр икән? Бүгенге кебек матур, аязмы, әллә урман-таулар артыннан караңгы болытлар күтәрелер- ме?… Ничек кенә булмасын, Гарифның уйлары ачык, карары нык иде.
Сылтамалар:
84
0