Көз һәм без

Көз һәм без

Йөгер әле каен арасыннан, Ак шәүләсе төшсен йөзеңә. Яфраклары, сары күбәләктәй, Кунсын әле, кунсын иңеңә. Яфракларны ерып кил әле син, Алтын тынлык дәррәү уянсын. Тойыйк әле җирдә барлыкны бер, Көнләштерик урман дөньясын. Укы мине каен яктысында... Сары шәмнәр тезгән табигать. Яшьлегенә кайтсын каеннар да, Иң кадерле сүзне табып әйт.

Тэглар:

41

0