Китәләр. Рәмис Аймәт

Китәләр. Рәмис Аймәт

13 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Китәләр Җанга якын дуслар китә тора, Үтә тора гомер, үтә тора. Чәбәләнгән гомер йомгагымны Сүтә тора Вакыт, сүтә тора. Китә тора дуслар, бар дөньямны Биләп ала тоташ бушлык бары. Сирәгәеп калган урман кебек Сирәгәя күңлем ешлыклары. Бага алар бары сүрәтләрдән, И ул нурлы, мәрхәмәтле йөзләр! Нидер әйтмәк булып, еллар аша Төбәләләр серле-уйчан күзләр. Вакыт - дәва, дисәләр дә, ул да Юа алмый җаннан сагыш төсен. Бары сүзләр: "Истәлеккә, дустым! Сагынганда сиңа карар өчен..." Китә тора җанга якын дуслар, Китүләрнең бармы иге-чиге?.. Кертергәме "яңаларын" диеп, Уйга калган, никтер, күңлем биге... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

63

0