Тынма, яңгыр. Рәмис Аймәт

Тынма, яңгыр. Рәмис Аймәт

11 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Тынма, яңгыр! Тынма әле, Тынма әле, яңгыр! Син туктасаң, җанга "аһ!" авыр. Син туктасаң, гүя күкрәгемә Өнсез калган Ахыр көн авар. Тынма, яңгыр! Күкне меңгә телеп, Укларыңны чәч син, и Яшен! Яңгыр түгел, бу бит изгеләрнең Гарешләрдән койган күз яше. Җирне сулар бассын! Кой син, әйдә! Кырык көн вә тагын кырык төн. Иблис җаннар белән тулды дөнья, Имансызлар басты җир өстен. Килсен афәт! Купсын гарасатлар, Шомга салып Күкләр иясен! ...Нинди тавыш? Әллә Нух пәйгамбәр Ясыймы анда үзенең көймәсен? Чү! Офыкта янартаудай дөрләп Яна-яна туа яңа Җан. Туу кирәк безгә, кабатланыш, Әверелеш кирәк яңадан! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

48

0