Гомәр Бәширов "Җидегән чишмә"
11 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Туры байталны умарталык белән янәшәдәге түгәрәк аланга тышаулап җибәрде дә үзе, сукмаклардан йөгерә-атлый,чишмәгә китте. Чишмәләр шавын тыңлый-тыңлый, каяндыр Шәүрә килеп чыгар кебек сизеп, әсәрләнеп барганда, кинәт туктап калды. Бу ни? Ике чишмә арасындагы яшел түмгәк өстендә кызлар такыясы! Гайнан, шатлыгыннан телсез калып, такыяга үрелде: нәкь былтыргы түмгәктә! Күңеле юкка гына талпынмаган бит, сизенгән күңел, сизенгән! Узган ел да, Гайнанны үчекли-үчекли, нәкъ шундый такыя үргән иде бит. Тик аерма шунда гына: былтыргысы тукранбаштан иде, ә хәзер энҗе чәчәктән. Таҗчыклары шиңеп тә өлгермәгән, димәк, килүенә күп булса бер- ике генә көн. Гайнан, шатлыгыннан авызы ерылган хәлдә, такыяны сак кына куен кесәсенә яшерде. Димәк, онытмаган Шәүрә, димәк, һаман да ярата, ярата! 242 нче бит.
34
0