Габдрахман Әпсәләмовн Ак чәчәкләр

Габдрахман Әпсәләмовн Ак чәчәкләр

Соңгы налёт вакытында госпиталь бина- сы да, актык санитар машиналары да янды. Кич иде, офык буе жете кызыл иде. Кинәт шушы жете кызыл офыктан ут елгасы шаулап ишелеп төшә башлады. Юл буенда каты яраланган сугышчыга беренче ярдәм күрсәтеп торган Әбүзәр абзый шушы елга шавына ба шын күтәрүе булды, нәрсәдер аны һавага чөйде дә көч белән кире җиргә атын бәрде. Күпме яткандыр ул шунда, бер сәгатьме, бер тәү- лекме белми. Аңына килеп күзен ачкач, күктә чеке- рәешен карап торган йолдызларны күрде. Тирә-як тып- тын, тик колаклары гына гөжләп шаулый һәм бөтен тәне ничектер үтә хәлсез, мәлҗегән; зиһене дә калма- ган кебек, аңа нәрсә булган, ник монда ята ул белми, күзенә керердәй булып чекерәешеп карап торган йол- дызларны да йолдыз дип белеп бетерми әле

Тэглар:

45

0