
Гомәр Бәширов. "Җидегән чишмә"
10 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кая инде ул язучыга тыныч йокы! Аның эш көне, дөресрәге , эш төне әле башланырга гына тора иде. Умарталыкны әйләндереп алган юкә урманы йокыга талган. Ачык тәрәзә каршысында нәни таҗчыкларын йомып, чәчәкләр, үләннәр йоклый, карамчык кына булып күренгән умарталардагы тырыш хезмәт ияләре- миллионлаган бал кортлары черем итә. Бөтен дөньяда фәкать Камил үзе дә, аның иҗат хыялы гына уяу. Менә хәзер, ул өстәл янына килеп утыру белән, серле тынлыкка чумган шушы төнге сәгатьләрдә әдәми затның гаҗәеп бер могҗизасы ачылыр, бөреләрдән яфрак яралган, туфрак астыннан үсемлекләр борын төртеп чыккан кебек, үзләренең исем һәм җисемнәре, холык- фигыльләре, шатлык һәм борчулары, мәхәббәт һәм аерылышулары белән әдәби образлар туар. Табигатьнең бер генә баласы да җиңел генә пәйда булмаган кебек, әдәби образлар да күп вакытны авырттырып, татлы газапта туалар. Алар халык үзенеке итәрлек дәрәҗәдә ышанычлы, "чын", "юньле" кешеләр булып яралсыннар, озын гомерле булсыннар өчен. Камил иң яраткан геройлары хакына татлы йокысыннан ваз кичә, аларга, йөрәк бәгыреннән аерып, иң изге, иң кадерле газиз тойгыларын бүлеп бирә, кирәк булса, хәтта йөрәк каны белән язарга да әзер тора иде. Әйе, авыр, чиксез авыр иде аның хезмәте. Тик шулай да Камилнең шушы иҗат газабыннан да татлырак, аннан да дәртлерәк, куанычлырак минутлар кичергәне булмый иде. Камил ишекне барып япты да унлы лампа яктысына килеп, зур залны тутырып утырган халык каршысына чыгып баскандагы кебек бераз дулкынланып, каләмен кулына алды. 205 нче бит.
69
0