Роберт Миңнуллин "Тормыш"

Роберт Миңнуллин "Тормыш"

10нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Тормыш тора тоташ фигыльләрдән, Кирәк-кирәкмәгән шөгыльләрдән; Гамәлләрдән тора, әмәлләрдән, Хәләлләрдән тора, хәрәмнәрдән; Кайгылардан тора, шатлыклардан, Каралыклардан һәм аклыклардан… Нәфрәттән һәм гашыйк булулардан, Игелек һәм этлек кылулардан… Тормыш тора узыш-ярышлардан, Үкенечләрдән һәм ялгышлардан… Күп әйберләр тора җәмгыятьтән, Җәмгыятьтәге шул вазгыятьтән… Тормыш тора, әйе, ансыннан да, Барсыннан да тора, барсыннан да… Тик күп чакта тормый берсеннән дә, Бер миннән дә тормый, бер синнән дә… Тормыш тора фәкать хәрәкәттән! Шул коткара безне һәлакәттән! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РобертМиңнуллин #Тормыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

56

0